3 декабрьдә Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге Әлмәт сәүдә-икътисад техникумында кунакчыллык өлкәсендә кадрлар проблемасын хәл итү буенча стратегик сессиядә катнашты.
Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, Башкарма комитет, «Татнефть» ГАҖ, кунакханә, сәүдә һәм күңел ачу бизнесы вәкилләре, шулай ук техникум хезмәткәрләре катнашты.
Техникум базасында кирәкле һөнәрләр буенча белгечләрне хезмәт базарына чыгарачак төбәк тармак ресурс үзәге булдыру мөмкинлеге карала. Мондый үзәкләр эш бирүчеләрне кирәкле белгечләр белән тәэмин итәләр һәм хезмәт базарындагы үзгәрешләргә тиз арада реакция белдерәләр.