Инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында 2 нче декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә 45 мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Тормышта шатлык кына булсын!» күңел ачу чарасы уздырды.
Чара Г. Тукай исемендәге шәһәр паркында узды. Балалар һәм аларның әти-әниләре янына кунакка «Бүре» һәм «Куян» әкият персонажлары килде, алар саф һава да күңел ачу уеннары һәм викториналар үткәрделәр. Әти-әниләр һәм балалар рәхәтләнеп биеделәр, уйнадылар һәм яраткан җырларын җырладылар.
Чара нәтиҗәләре буенча барысы да уңай энергия алды һәм бергәләп мәдәни ял итү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерделәр.