Бүген Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен дә.
Ярминкәдә шәһәрнең дүрт предприятиесе вәкилләре катнашты, алар арасында 2 нче Зәй урта мәктәбе, "Балалар иҗаты йорты" МБМУ, Зәй муниципаль районы "Яшьләр эшләре буенча идарә" МКУ, "Агроторг" ҖЧҖ, шулай ук 12 эш эзләүче бар.
Эш бирүчеләр белән әңгәмә кысаларында гражданнар тәкъдим ителгән вакансияләр буенча башкарыла торган эшләрнең режимы, күләме һәм характеры белән таныштылар.