Агымдагы елның ноябрь-декабрь айларында Әлмәт районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дирекциясе һәм профсоюз оешмасы 76 эш урынында хезмәт шартларын махсус бәяләде. СОУТ үткәрүгә шулай ук Казан шәһәренең "ТрудЭкология" ҖЧҖ җәлеп ителде.
Хезмәт шартларын махсус бәяләү нәтиҗәсендә авыл җирлегендә эшләүче социаль хезмәткәрләрнең эш урыннары 2 нче сыйныфка кертелгән – рөхсәт ителгән.
Әлеге эш социаль хезмәткәрләрнең эш урыннарында хезмәтне саклау торышын өйрәнү һәм яхшыртуга юнәлдерелгән.