Бөгелмәдә урнашкан "Возрождение" тернәкләндерү үзәгендә инвалид балаларны тернәкләндерү сыйфатын яхшыртачаклар

2012 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе
Бу Татарстан республикасында «ЛУКОЙЛ» хәйрия фонды һәм "РИТЭК" ААҖ тарафыннан үткәрелүче III  социаль һәм мәдәни  проектлар Конкурсында грант отканнан соң мөмкин булган. "Актив тормыш. Сәләмәтләндерү-укыту туризмы" дип исемләнгән "Возрождение" үзәге  проекты "Мәдәният һәм спорт" номинациясендә грантка ия булган.  Хәзер инвалид балалар сәламәт яшьтәшләре белән бер дәрәҗәдә Татарстан республикасының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү мөмкинлекләренә ия булачаклар.  Әлеге җиңү шулай ук аларның актив ялларын оештырырга, учреждениенең тернәкләндерү потенциалын күтәрергә дә мөмкинлекләр ачар дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International