Яр Чаллыда "Здравушка" актив озак яшәү мәктәбе" ачылачак

2012 елның 31 октябре, чәршәмбе
Киләсе елның гыйнварыннан Яр Чаллыда "Здравушка" актив озак яшәү мәктәбе" эшли башлаячак. Бу проект социаль-медицина һәм социаль тернәкләндерү хезмәтләрен күрсәтү юлы белән өлкәннәрнең сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән.  Әлеге мәктәпләр халыкка социаль хезмәтләрнең киңлеген һәм мөмкинлеген арттырыр, өлкәннәрнең социаль активлыгын озайтыр һәм аларга мөстәкыйль яшәү сәләтен сакларга ярдәм итәр, дип өметләнә оештыручылар.
Сүз уңаеннан, әлеге проектны тормышка ашыру мөмкинлеге 
Татарстан республикасында «ЛУКОЙЛ» хәйрия фонды һәм "РИТЭК" ААҖ тарафыннан үткәрелүче III  социаль һәм мәдәни  проектлар Конкурсында грант отканнан соң туган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International