Якшәмбе көнне "Мега" сәүдә үзәгендә балалар өчен бәйрәм узачак

2012 елның 31 октябре, чәршәмбе
4 ноябрь көнне "Мега-Казан" сәүдә үзәгендә "Иҗат дөньясы" дип исемләнгән хәйрия чарасы үткәрелә. Халыклар бердәмлеге көнендә биредә  республиканың социаль приютларында тәрбияләнүче балалар өчен зур, матур бәйрәм узачак. Шулай ук әлеге чарага аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче яшь казанлылар да чакырулы. Бу көнне алар өчен төрле уен һәм күңелле уку мәйданнары эшләячәк, иҗат төркемнәре чыгыш ясап, конкурс-бәйгеләр узачак һәм бушлай тимераякта шуу мөмкинлеге булачак.
Бүгенге көнгә биредә "Дизайнер почмагы", "Рус толымы", "Аквагрим" кебек мастер-класслар уздыру да планлаштырыла.
Чарага килгән барлык балалар да күңелле уеннарда катнаша, яшьтәшләре белән аралаша алалар.
Уен мәйданнары 11.30 дан 14.15 чаклы эшләячәк. Ә бәйрәм тамашасы исә нәкъ көн уртасында башланып, 13.00 гә чаклы дәвам итәчәк.
Чараны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International