4 нче, 6 нчы ноябрь көннәре эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала, ә 5 ноябрь ял көне булачак

2012 елның 30 октябре, сишәмбе

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә  4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган ял көне булып санала. “Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр” турындагы 1992 нче елның 19 нчы февраленнән ТР № 1448- XII нче Законы нигезендә республикабызда  өстәмә эшләми торган ял көннәре билгеләнде. Шул исәптән,

 6 нчы ноябрь - ТР Конституциясе көне.

2012 нче елда 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне - ял көненә туры килә. РФ Хезмәт Кодексының югарыда күрсәтеп кителгән маддәсе нигезендә эшләми торган бәйрәм көн ял көненә туры килгән очракта ял көне эшсез бәйрәм көненнән соңгы көнгә күчерелә. Димәк, бу елны Татарстанда 4 нче, 6 нчы ноябрь көннәре эшләми торган  ял көннәре булып санала. Ә 5 нче ноябрь ял көне булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International