Казанда мини-футбол буенча ярышлар узды

2012 елның 30 октябре, сишәмбе
Казанда башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләре арасында мини-футбол буенча ярышлар узды.  Уенчыларны үзенең мәйданында №123 нче һөнәри лицее һәм Халыкара сервис көллияте  кабул итте. Республиканың иң көчле 10 командасы гомумкоманда зачетына баллары һәм иң яхшы исеме өчен көч сынаштылар.
Зона һәм финал ярышларында җәмгысе 700 яшүсмер катнашкан иде.
Мини-футбол ярышы нәтиҗәләренә килгәндә, өченче баскычта Әлмәт һөнәри көллияте булды. Саба аграр көллияте уенчылары исә икенче урында. Ә абсолют җиңүне үзләренә Яр Чаллы Техник көллияте командасы алып кайтып китте.
Билгеләп үтәбез, әлеге ярышлар ТР Хезмәт, халыкны эш белән  тәэмин итү һәм cоциаль яклау министрлыгы тарафыннан үткәрелүче спартакиада кысаларында үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International