Кукмара муниципаль районының “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларның ата-аналары өчен хезмәт буенча инструктор Асия Борковских "Йон акварель" дигән темага мастер-класс үткәрде.
"Йон акварель" (йон рәсеме) - йон белән күләмле картиналар ясау буенча яңа кызыклы эш техникасы. Киләчәктә ата-аналар әлеге технологияне үз балаларының иҗади сәләтләрен үстерү өчен өй шартларында куллана ала. Дөньяны танып белгәндә, балаларга һәрвакыт үзеңә кызыклы шөгыль табарга кирәк бит.
Йон белән рәсем ясау-күңелле һәм файдалы. Бала үсеше өчен тактиль элемтә аеруча мөһим. Мондый эшләр балаларда сәнгать тәмен, вак моториканы үстерә, сенсор кабул итүне формалаштыра, хәрәкәт координацияләрен үстерә, иҗади фикер йөртә белүне формалаштыра. Йон белән эшләү балага да, өлкәннәргә дә гаҗәеп тынычландыргыч нәтиҗә бирә.
Мондый иҗатның нәтиҗәсе - гүзәл, якты, матур рәсемнәр, табигать, натюрмортлар, әкият сюжетлары.