Татарстанлылар сәяси репрессия корбаннарын искә алачаклар

2012 елның 30 октябре, сишәмбе

Сәяси репрессия корбаннарын искә  алу Көненә багышланган чаралар 30 нчы октябрьдә үткәрелә. Бу көнне иртәнге сәгать унда Арча зиратында корбаннар рухына багышлап, төрле конфессия вәкилләре тарафыннан дога кылу, искә алулар узачак.  Чәчәк салырга теләгәннәр  11.30 да Ленин бакчасындагы  "гафу ит" дигән язу белән боҗралап алынган, Сталин терроры корбаннарына куелган  дүрт таш стелла янында үтәчәк митингка килә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International