Яр Чаллыда урнашкан "Асылташ" үзәге хезмәткәрләре бер сәгать вакытларын велосипедта йөрүгә багышладылар

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе

Яр Чаллыда урнашкан "Асылташ" үзәге хезмәткәрләре арасында "Сәламәтлек сәгате" дип исемләнгән спорт чарасы үткәрелде. Ул физик культура белән системалы рәвештә шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвешен саклауга юнәлдерелгән иде. Бу юлы хезмәткәрләр паркка ял итәргә велосипедларга утырып чыктылар.

Чара бик күңелле һәм файдалы узды. Барлык катнашучылар да энергия, көч  тупладылар - саф һава сулау, урман белән хозурлану бушка китмәде.

Мондый спорт чараларын даими уздыру хезмәткәрләрнең сәламәтлеген ныгыта, эшләү сәләтен арттыра, гомуми авыручанлыкны киметергә дә ярдәм итә, ди бу велочараны үткәрүчеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International