Алабугада урнашкан "Яңа йорт" приютында тәрбияләнүчеләр тегү остаханәсендә кунак булдылар

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе

Алабугада урнашкан "Яңа йорт" приютында тәрбияләнүчеләр актив һәм төрле чараларга бай яшәү рәвеше алып баралар. Бу көннәрдә алар һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиягә бардылар. Аларны "Шарм" остаханәсе тегүчеләре бик теләп каршы алды. Балаларга эш урыннарын, тегү машиналарын, оверлоглар күрсәтү, тегү серләренә төшенү бик кызыклы, җанлы әңгәмә формасында уздырылды.

Балалар бирелеп, тегүчеләрнең сөйләгәнен тыңлады. Чара алар күңелендә уңай тәэсирләр генә калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International