Узган атнада Татарстанның предприятиеләрендә 2 бәхетсезлек очрагы үлем белән тәмамланган, 2 кеше зыян күргән

2012 елның 26 октябре, җомга
Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Бүгенге саннарга караганда, 13 нче октябрьдән 31 нә чаклы мондый 3 аянычлы очрак теркәлгән.
Үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы “Алабуга автомобиль заводы” җитештерү берләшмәсе” ҖЧҖтә теркәлгән. Бу көнне цех башлыгы “Өфе-Мәскәү” юлында зур яраларны күтәрә алмый, үлеп киткән.
Бик авыр очрак 24 октябрьдә  Казанның “Горбунов исемендәге КАПО” ААҖдә дә теркәлгән. «СтройИнтер» ҖЧҖ хезмәткәре демонтаж эшләре барышында җәрәхәтләргә дучар булган.
Әлмәттә «Татбуртранс» ҖЧҖ тә исә төркемле бәхетсезлек очрагы күзәтелгән. «Татра» автомобилен төзекләндергән вакытта машина йөртүче һәм газ, электр белән эретеп ябыштыручы зыян күргәннәр. Соңгысы алган җәрәхәтләреннән үлеп киткән.
Барлык очраклар буенча да тикшерү бара.
Хезмәт куркынычсызлыгы буенча гади генә кагыйдәләрне үтәгәндә бәхетсезлек очракларын киметергә мөмкин. Мультипликацион ролик рәвешендә тәкъдим ителгән “Җитештерүдә тормышны саклап калу кагыйдәләрен” әлеге сылтама аша карарга була:  http://youtu.be/tT2f8EaPPOI
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International