Министрлыкта бер минут тынлык белән сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар

2012 елның 26 октябре, җомга

Бүген, сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу Көне алдыннан, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында тантаналы чара үткәрелде. Сәяси террор мәхшәрен үз җилкәсендә татыган, лагерьләр аша узып, "халык дошманы" һәм "халык дошманы баласы" кләймәсен гомерләре  буе хәтердә йөрткән 40 лап кеше шул аяусыз көннәрне тагын бер кат искә алу, һәм ел саен уздырылучы чараларга әзерләнү өчен бүген министрлык бинасында җыелды.

Чарада катнашучыларны пенсионерлар һәм инвалидлар - ТР сәяси репрессия корбаннарының иҗтимагый-гуманитар оешмасы рәисе Рөстәм Хисаметдинов, ТР  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары  Ирина Просвирякова сәламләделәр.

"Сталин терроры" тарихына зур булмаган экскурс белән "Хәтер китабы" баш мөхәррире, тарихи фәннәр докторы Александр Иванов та чыгыш ясады.

Әлеге очрашу барышында катнашучылар  сәяси репрессия бәласеннән һәлак булган илдәшләрне  бер минут тынлык белән  искә алдылар.

Сәяси репрессия корбаннарын искә  алу Көненә багышланган чараларга килгәндә, алар 30 нчы ноябрьдә узачак. Бу көнне иртәнге сәгать унда Арча зиратында корбаннар рухына багышлап, төрле конфессия вәкилләре тарафыннан дога кылу, искә алулар узачак. 

Чәчәк салырга теләгәннәр  11.30 да Ленин бакчасындагы  "гафу ит" дигән язу белән боҗралап алынган, Сталин терроры корбаннарына куелган  дүрт таш стелла янында үтәчәк митингка килә ала.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International