Россиядә Әниләр көнен чагыштырмача күптән түгел билгеләп үтә башладылар. Илдә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора, чөнки бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый.
20 ноябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында шәһәрнең һәм районның гүзәл әниләре хөрмәтенә тантаналы чара узды. Әлмәт муниципаль районындагы "Кайгырту" социаль ярдәм комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлеге әниләр көненә багышланган шәһәр күләмендәге бәйрәм чарасын оештыруда һәм үткәрүдә катнашты.
Район башлыгы Тимур Нагуманов залда җыелган әниләрне ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бездә әни сурәте белән иң изге, җылы хисләр һәм дулкынландыргыч хатирәләр бәйләнгән.
Тормышлары һәм үрнәкләре белән иң матур сүзләргә лаек булган һәм сокландырырлык әниләргә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.