"Чишмә" комплекслы үзәгендә "Үзеңә ышан" технологиясе тормышка ашырыла

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Һәр атнада чәршәмбе көнне Теләче "Чишмә" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә  "Үз-үзеңә ышан" технологиясе тормышка ашырыла. Үзәкнең балалар һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Г. Зиннатова, закон белән конфликтагы балигъ булмаганнарга шәхси дәресләр үткәрә.

"Үз-үзеңә ышан" технологиясе катнашучылар тарафыннан үз хокукларын һәм гражданлык бурычларын, хокук бозуларның сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен аңлауга, социаль дезадаптация һәм хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International