Татарстанда ел саен 20нче ноябрьдә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
Бу көнне Әлмәт шәһәренең 3нче урта мәктәбе җирлегендә прокуратура, мәхкәмә-приставлары, җәзаларны үтәү органнары, кайгырту һәм тәрбиячелек, мәгариф, хокукый яклау, иҗтимагый яклау бүлеге вәкилләре катнашында түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәрелде.
Укучылар һәм ата-аналар бала хокуклары мәсьәләләре буенча сорауларга җаваплар алды, булган мәсьәләләрне хәл итү юлларын тәкъдим ителде, хокукый нигездәге документлар төзү буенча ярдәм күрсәтелде.