21 ноябрьдә Теләче "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, “Иркен сула” дип исемләнгән акция үткәрде.
Акциядә катнашучыларга сәламәт яшәү рәвешен алып баруның мөһимлеге, гап-гади физик күнегүләр, зарядка, дөрес туклану турында искә төшерделәр.