"Социаль ярминкә" хәйрия фестиваленә теркәлү башланды

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының коммерцияле булмаган оешмалары һәм бизнес вәкилләре өчен 2019 елның 7 декабрендә узачак "Социаль ярминкә" I республика хәйрия фестиваленә теркәлү башланды.

Чарага теркәлүне 2019 елның 5 декабренә кадәр түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк http://социальнаяярмарка.рф/. Теркәлү барышында мәшәкатьләр килеп туганда 8 (843) 567-80-93, 567-80-97, 567-80-98 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә.

Фестиваль 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр "Казан" халыкара ат спорты комплексында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Патрис Лумумумба ур., 47А/1.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International