Бөгелмәдә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте көне узды

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

22 ноябрь көнне Бөгелмә шәһәрендә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте көне узды. 30дан артык кеше дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибе, һөнәри белем бирү һәм квалификация күтәрү мөмкинлеге, авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен социаль адаптация һәм психологик ярдәм программалары турында консультацияләр алды.

Чарада пенсия яшенә якынлашучы гражданнар да, пенсионерлар да катнашты. Барлык катнашучыларга да дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлергә мөмкин иде.

12 эш эзләүче "Россиядә эш" порталында резюмелар урнаштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International