22 ноябрьдә Алабугадагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре куркынычсызлык темасына әңгәмә оештырды.
Аның максаты балаларның урам, транспорт, табигать һәм көнкүреш шартларында үз -үзләрен тоту кагыйдәләре буенча белемнәрен гомумиләштерү.
Дәрес барышында балалар уеннар вакытында, өйгә яки мәктәпкә, бакчага барганда аларны сагалап торган куркыныч хәлләрне атады. Шулай ук куркыныч электр приборларын, алар белән файдаланганда, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген төшенделәр.
Дәрескә йомгак ясап, балалар куркыныч хәл килеп чыкканда мөрәҗәгать итә ала торган хезмәтләрне бәян иттеләр, шулай ук электр приборлары белән эш итүнең гап -гади кагыйдәләрен атадылар. Чарада 23 кеше катнашты.