30 октябрьдән алып 2 нче ноябрьгә чаклы Санкт-Петербург шәһәрендә «Психопедагогика и аутизм» дип исемләнгән семинар узачак. Анда аутик спектры бозылган балаларның ата-аналары белән бергә "Апрель" үзәге белгечләре дә катнашыр дип көтелә.
Семинарны бу өлкәдә 20 елдан артык тәҗрибәсе булган Патрик Сансон алып барачак. Ул җитәкләгән иҗтимагый оешма аутист яшүсмерләр өчен махсус учреждение ачкан булган. Эш үзенчәлекләре шунда ки, алар дәвалау процессында бик күп төрле ысуллар, педагогика агымнары кулланалар. Семинарның тагын бер кызыклы ягы бар - биредә аутизм белән авыручылар өчен үзәкләр булдыру хакында гына түгел, арт-терапия, эрготерапия, аутик балалар белән эшләүдә "макатон" телен куллану турында да фикер алышачаклар.