Кичә "Ышаныч" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм үзәгендә "Бар гаилә белән балык тотарга" дип исемләнгән фотолар конкурсына йомгак ясалды. Ул үзәк белгечләре һәм "Әтиләр союзы" республика иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы бүлеге активистлары тарафыннан оештырылган иде.
Конкурста 18 иҗади эш бәяләнде. Фотолар алдан ук союзотцов.рф сайтында урнаштырылган. Җиңүчеләрне билгеләү дә интернет аша тавыш бирү юлы белән башкарылды.Конкурсны оештыручылар фикеренчә, барлык тәкъдим ителгән эшләр дә югары бәягә лаек.
Тик шулай да, һәр ярышның үз җиңүчесе булмый калмый. Бу конкурсның җиңүчеләре дип Татьяна Галиева һәм Наил Харисов танылдылар. Алар «Планета фитнес» клубына сетрификат белән бүләкләнде.