"Гаилә" гаиләгә һәм балаларга ярдәм үзәге, Казан медицина университеты волонтерлары булышлыгы белән "Игелек бүләк ит" дип исемләнгән хәйрия акциясе уздырды. Бу көнне унлаган миһербанлы казанлылар аз тәэмин ителгән гаиләләрдә һәм социаль приютларда тәрбияләнүче балаларга уенчыклар алырга ярдәм иттеләр.
Җыелган уенчыклар 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көненә багышлап МЕГА сәүдә үзәгендә үткәреләчәк бәйрәмдә мохтаҗ балаларга таратылачак.