11 нче октябрьдән 17сенә кадәр булган хисап атнасы азагына республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 22663 эшсез граждан теркәлгән. Бу узган атна белән чагыштырганда 182 кешегә күбрәк. Хисап вакыты буенча гомумән алганда исә Татарстанда 1135 кеше эшсез дип танылган. Азат ителгәннәр арасыннан 547 кеше эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткәннәр. 133 – штат кыскару аркасында эшсез калган.
Әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай күп түгел. 2 миллион икътисади актив халыкка нисбәттә караганда 22,6 меңләп эшсез кеше генә туры килә.