Татарстанда һәр эшсезгә 1,82 вакансия туры килә

2012 елның 19 октябре, җомга
11 нче октябрьдән 17сенә кадәр булган хисап атналыгы азагына републиканың предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ җәмгысе 41468 берәмлекне тәшкил итә.
Атна буена вакансияләр банкы 1696 заявкага кимегән, тик шулай да вакансияләр   саны теркәлгән эшсезләр саныннан күпкә артып китә. Шулай итеп, мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торган һәр эшсезгә 1,82 вакансия туры килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International