Татарстанда эшсезлек узган елга караганда бик түбән дәрәҗәдә саклана бирә

2012 елның 17 октябре, чәршәмбе
11 нче октябрьдән 17сенә кадәр булган хисап атнасында республикадагы эшсезлек дәрәҗәсендә сизелерлек үзгәрешләр күзәтелмәде. Ул 1,11% ны тәшкил итүче күрсәткечтә саклана бирә. Бер ел элек эшсезлек дәрәҗәсе 1,32% булган.
Үз чиратында Кама Аланы моношәһәрен билгеләп үтәргә кирәк. Биредә эшсезлек дәрәҗәсе кимү күзәтелгән, һәм ул 5,24% ка җиткән, гәрчә җәй башына 8,83% ны тәшкил итсә дә. Татарстанда иң югары эшсезлек дәрәҗәсе белән билгеле булган Кама Аланы икенче урынга төшкән. Беренчелекне исә Яшел Үзән алган. Биредә хисап атнасы азагына 4,94% күрсәткече булган.
Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе хәзер Лаеш (0,27%) һәм Актанышта – 0,31%.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International