Иртәгә Яр Чаллының 16 предприятиесе эшсезләргә вакансияләр тәкъдим итәчәк

2012 елның 23 октябре, сишәмбе

24 октябрь көнне "КАМАЗ" Мәдәният сараенда Яр Чаллы эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырыла.

Ярминкәдә 16 предприятие катнашыр дип көтелә. Бу көнне эш эзләүчеләргә инспектор, шәфкать туташы, бухгалтер, парикмахер, технолог, стоматолог, йөк төяүче, врач кебек белгечлекләр буенча вакантлы эш урыннары тәкъдим итәчәкләр.

Шулай ук ярминкә барышында оешмаларның эш вакытлары, вакансияләр хакында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин булачак.

Эшсез гражданнар өчен  эш белән тәэмин итү үзәгенең вакансияләре дә күрсәтеләчәк.

Ярминкә сәгать 10.00 да башлана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International