Түбән Кама нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумында узган семинар-практикумга йомгак ясалды

2012 елның 19 октябре, җомга

17 нче октябрьдә Түбән Кама  нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумында семинар-практикум  узды. Темасы: "Һөнәри белем учреждениеләре һәм эш бирүчеләрнең югары технологияле җитештерүләр өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча үзара эшчәнлеге".

Әлеге семинар-практикумның максаты башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләре инженер-педагогларының кадрлар әзерләү буенча тәҗрибәсен  өйрәнүдән гыйбарәт иде. Семинарда 40 тан артык уку учреждениеләреннән килгән вәкил катнашты. Бу көнне  барлыгы 104 җитәкче һәм педагог, шәһәрнең җитештерү предприятиеләре рәисләре югары технологияле җитештерү өлкәләре өчен хезмәткәрләр әзерләү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Чара һәр ике як өчен дә файдалы һәм кызыклы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International