Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2020 нче елга производство календаре эшләнде

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2020 елга Производство (җитештерү) календаре эшләнде.

2020 елга җитештерү календаренда Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләр өчен айларга, кварталларга 40-, 39-, 36- 35- һәм 24 сәгатьлек эш атналарында, тулаем 2020 елга эш вакыты нормасы китерелгән, шулай ук биш көнлек эш атнасында шимбә һәм якшәмбе ял көннәре булган эш һәм ял көннәре саны күрсәтелгән.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 13.08.2009 ел, 588номерлы боерыгы белән билгеләнгән эш вакытының дәвамына бәйле рәвештә (бер ай, квартал, ел) эш вакытының нормасын исәпләү тәртибе расланган (алга таба - Тәртип).

Тәртип нигезендә, билгеле бер календарь чорларына эш вакыты нормасы шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ике ял көне белән биш көнлек эш атнасының хисап графигы буенча, көндәлек эшнең киләсе дәвамыннан чыгып исәпләнә (смена):

40 сәгать эш атнасында - 8 сәгать;

эш атнасының дәвамлыгы 40 сәгатьтән ким булганда - эш атнасының билгеләнгән озынлыгын биш көнгә бүлү нәтиҗәсендә алына торган сәгать саны (мәсәлән,

39 сәгать эш атнасында - 7,8 сәгать;

36 сәгать эш атнасында - 7,2 сәгать;

35 сәгать эш атнасында - 7 сәгать;

24 сәгать эш атнасында - 4,8 сәгать).

Эшләми торган бәйрәм көне алдыннан эш сәгате яки сменаның дәвамы бер сәгатькә кими (Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95 статьясы).

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы һәм «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы законының 1 статьясы нигезендә (2016 елның 29 сентябрендәге 67-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы редакциясендә) Татарстан Республикасында эшләми торган бәйрәм көннәре булып торалар:

1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар - Яңа ел каникулы;

7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме;

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне;

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне;

1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме;

9 Май - Җиңү көне;

12 июнь - Россия көне;

30 август - Татарстан Республикасы көне;

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне;

6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне;

Ураза бәйрәме;

Корбан бәйрәме.

Ай календаре һәм гореф-гадәтләргә туры килгән көннәр Ураза һәм Корбан гаете бәйрәмнәре Татарстан Республикасы Президенты Карары белән билгеләнә.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматларына караганда, 2020 елда Дини мөселман бәйрәмнәрен Ураза бәйрәме һәм Корбан гаете 24 май һәм 31 июль көннәрендә билгеләп үтелә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә ял һәм эшләми торган бәйрәм көне туры килгән очракта, ял көне бәйрәм көненнән соңгы көнгә күчерелә дип билгеләнгән. Шул ук вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәте ял көннәрен, шул исәптән гыйнвардагы эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән ял көннәреннән ике ял көнен, чираттагы календарьдә башка көнгә күчерергә хокуклы дип каралган.

Шулай итеп, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 01.07.2018 ел, 875 нче номерлы «2020 елда ял көннәрен күчерү турында»гы карары нигезендә, хезмәткәрләрнең 2020 елда ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан, түбәндәге ял көннәре күчерелә:

4 гыйнвар шимбәдән 4 май дүшәмбегә;

5 гыйнвар якшәмбедән 5 май сишәмбегә;

Алдагыларны исәпкә алып, 2020 елда Татарстан Республикасында, ике ял көне булган биш көнлек эш атнасында эш көннәре 246 көн тәшкил итә, шул исәптән бер сәгатькә кыскартылган 7 эш көне (30 апрель, 8 май, 11 июнь, 30 июль, 3 һәм 5 ноябрь, 31 декабрь),ә ял көннәре саны 120 көн булачак, шул исәптән 17 эшләми торган бәйрәм көне һәм 5 өстәмә ял көне (4 һәм 5 гыйнвар, 4 һәм 5 май, 23 февраль, 8 Март, 9 Май, шимбә һәм якшәмбе ял көннәре белән бәйле).

2020 елда эш вакыты нормасы түбәндәгечә булачак:

40 сәгать эш атнасында-1961,0 сәгать

(40 сәгать. : 5 көн х 246 көн - 7 сәгать);

39 сәгать эш атнасында-1911,8 сәгать

(39 сәгать. : 5 көн х 246 көн - 7 сәгать);

36 сәгать эш атнасында-1764,2 сәгать

(36 сәгать. : 5 көн х 246 көн - 7 сәгать);

35 сәгать булганда-1715,0 сәгать

(35 сәгать. : 5 көн х 246 көн - 7 сәгать);

24 сәгать эш атнасында - 1173,8 сәгать

(24 сәгать. : 5 көн х 246 көн - 7 сәгать).

Эш атнасының башка билгеләнгән дәвамлылыгы түбәндәгечә исәпләнә: эш атнасы дәвамлылыгы 5 көнгә бүленә, елына биш көнлек эш атнасы календаре буенча эш көннәре санына тапкырлана һәм ел дәвамында эшләми торган бәйрәм көннәре алдыннан эш вакытын кыскарту башкарыла торган сәгатьләр саны исәпләнә.

Күрсәтелгән тәртиптә исәпләнгән вакыт нормасы, эш атнасы вакытының билгеләнгән озынлыгына карап, барлык хезмәт һәм ял режимнарына кагыла.

Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләр өчен 2020 елга производство календаре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International