Күптән түгел Түбән Кама шәһәренә "Галеон" тылсымлы цирк-шапито килде. "Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүчеләр цирк тамашасына барды.
Балалар Африка арысланнары, лама һәм кечкенә атларны сокланып күзәтте. Эквилибристлар һәм жонглерлар бик катлаулы һәм кызыклы номерларны күрсәтте. Малайлар һәм кызлар клоун белән күңелле аралашудан бик күп уңай эмоцияләр кичерде һәм каскадер-мотоциклчылар трюкларын карап сокландылар.
"Приют карамагындагы балаларның ялын оештыру барлык тәрбия процессының аерылгысыз өлеше булып тора. Кинотеатрларга, күргәзмәләргә, цирк тамашаларына, музейларга барганда, безнең тәрбияләнүчеләр актив социализацияләнә. Алар хисле тәҗрибә туплый, якты тәэсирләр һәм нәтиҗәле аралашу белән баетыла", - дип уртаклашты приют тәрбиячеләре Рузилә Шәкүрова һәм Анжелика Пушкова.