Алабуга интернат-йорты карамагындагылар виртуаль концерт залында 

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр шушы көннәрдә үзәк китапханәдә урнашкан виртуаль концерт залында булды.

Башта китапханә хезмәткәрләре кунакларга виртуаль зал, аның мөмкинлекләре турында сөйләде, шулай ук программа белән таныштылар. Аннары онлайн режимында, залга уңайлы урнашып, өлкәннәр Н. С.Надеждина исемендәге "Берёзка" дәүләт академия хореография ансамбле чыгышларын карады.

"Сурәтнең искиткеч сыйфаты, тавыш, артистларны һәм чыгышларны мөстәкыйль сайлау мөмкинлеге – барысы да бик ошады. Ә иң мөһиме  - болар барысы да янәшәдә, ерак йөрергә дә кирәкми", - дип тәэсирләре белән уртаклашты концерттан соң өлкәннәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International