Балык Бистәсендә өлкәннәр һәм инвалидларны озак карау системасы буенча сөйләштеләр

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

8 ноябрьдә Балык Бистәсе муниципаль районының үзәк хастаханәсендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт дәвамында карау системасын гамәлгә ашыру буенча түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл эшендә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Вафина, район үзәк хастаханәсенең баш табибы М. Китаев, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Р. Исмәгыйлев, "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге директоры А. Ризаева, Корноухово картлар һәм инвалидлар интернат йорты директоры С. Гарипова катнашты.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар учреждениеләрнең агымдагы тормышына үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре һәм районда озак карау системасын гамәлгә кертү буенча "юл картасын" алга таба гамәлгә ашыру планнары турында фикер алыштылар.

Хәзерге вакытта бу системага өлкән яшьтә яисә инвалид 86 кеше кертелгән, шуларның 22 кеше Корноухово интернат-йортында яшәүче, 64 кеше – өйдә социаль хезмәт алучылар.

Шулай ук социаль яклау һәм медицина оешмаларының ведомствоара хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләре, социаль медицина хезмәтләре күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарны ачыклау механизмнары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International