2011 нче елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә Яр Чаллы шәһәрендә "Асылташ" дип исемләнгән балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге ачылган иде. Үзәкнең төп максаты балигъ булмаганнарны социаль тернәкләндерү, аларга вакытлыча яшәргә урын бирү, авыр тормыш хәлендә калганнарга кичектергесез социаль ярдәм күрсәтү.
31 нче октябрьдә үзәкнең хезмәткәрләре, биредә тәрбияләнүчеләр, һәм үзәкнең дуслары бу бәйрәмне билгеләп үтәчәкләр. Әлеге чарага алар инде ел башыннан бирле әзерләнәләр. Моның кадәр зур тырышлык куеп әзерләнгән бәйрәм, һичшиксез, бик яхшы узар, дип өметләнә оештыручылар.