Бүген Питрәчтә "Агач утырт" акциясе узды

2012 елның 16 октябре, сишәмбе
Питрәч районының  "Кайгырту" халыкны социаль тәэмин итү үзәге "Яңа буын" отряды волонтерлары табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. Алар Югары Ослан районының Күн авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар өчен интернат йорт җирлегендә 20 төп агач утырттылар.
Волонтерларга ярдәм итәргә  өлкәннәр дә ашыкты. Әлеге кече һәм олы буын очрашуы күңелле һәм файдалы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International