"Юлдаш" интернат-йорты карамагындагылар туган як буйлап сәяхәт итә

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

ТАССРның 100 еллык юбилеен бәйрәм итү алдыннан һәм ел саен уздырыла торган "Туган як" республика акциясен тормышка ашыру кысаларында Чистайның "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагылар туган як буйлап сәяхәт итүләрен дәвам итә.

Экскурсиянең максаты: туган як белән кызыксынуны үстерү, мәдәни һәм тарихи мираска тарту, өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны җәмгыятькә интеграцияләү.

22 нче октябрьдә социаль педагог Светлана Коншина Казан Кремленә сәфәр оештырды. Чарада катнашучылар Кремль тарихы һәм аның истәлекле урыннары турында бик күп яңалыклар белде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International