Чистайда "Гадәти могҗиза" шәһәр фестивале узды

2019 елның 11 октябре, җомга

Өлкәннәр декадасы кысаларында 10 октябрьдә Чистай шәһәренең "Чистай" мәдәни үзәгендә инвалидлар арасында декоратив-гамәли иҗат буенча "Гадәти могҗиза" дигән шәһәр фестивале узды. Чараның инициаторлары Чистай мәдәни үзәге һәм Иван Онюшкин җитәкчелегендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен "Диалог" клубы чыгыш ясады.

Фестивальнең төп максаты - инвалидларны тернәкләндерү чарасы буларак, сәнгать һәм гамәли иҗатны үстерү өчен шартлар, тигез мөмкинлекләр тудыру.

Әлеге фестивальдә Чистайның "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар актив катнашты. Иҗади эшләр берничә номинациядә игълан ителгән иде: "Сәйлән эшләнмәләре", "Бәйләү", "Чигү", "Тегү эшләнмәләре", "Панно".

Фестиваль нәтиҗәләре буенча Марина Липатова һәм Зинаида Исаева көмеш призерлар булды. Бронза медальләр Татьяна Шартова һәм Диана Менняновага тапшырылды. Барлык катнашучылар да дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International