«Яңарыш»  тернәкләндерү үзәгендә патриотик дәрес үткәрделәр

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

22 нче октябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш»  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә дагыстан шагыйре Рәсүл Гамзатов тарафыннан рухият бәйрәме буларак оештырылган Ак торналар бәйрәме уздырылды.

Балаларга бәйрәм тарихы, япон кызы Садако Сасаки турында сөйләделәр. Балалар презентация карады, шигырьләр һәм җырлар тыңладылар. Шул исәптән Ак торналар бәйрәменең гимнына әверелгән Марк Бернес башкаруындагы атаклы «Торналар» җырын рәхәтләнеп тыңладылар.

Мондый чаралар балаларда каһарманлык һәм батырлык, ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International