Өлкәннәр декадасы төгәлләп һәм «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә районы «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге балалары, педагоглары өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорттында булдылар.
Әлеге очрашуга балалар һәм өлкәннәр җентекләп әзерләнде. Тәрбияче Алена Макарова җитәкчелегендә кызлар һәм малайлар открыткалар ясады, шигырьләр өйрәнделәр.
Үзәкнең социаль педагогы Илсинә Нуриева оештырган «Алтын яшь» спорт-күңел ачу чарасы ике буын вәкилләрен берләштерергә ярдәм итте.