Министрлыкта хезмәтне саклау буенча республика тармакара комиссиясе каршындагы координация советының чираттагы утырышы булып узды

2012 елның 15 октябре, дүшәмбе
Министрлыкта хезмәтне саклау буенча  республика тармакара  комиссиясе каршындагы координация советының  чираттагы утырышы булып узды. Киңәшмә министрның беренче урынбасары Айрат Хәсәнов җитәкчелегендә үтте. Биредә хезмәт шартлары буенча аттестация уздырганда туучы каршылыклы хәлләр хакында сөйләштеләр.
Координация советы әгъзалары билгеләп үткәнчә, аттестация нәтиҗәләре эшчеләрнең чынлыкта булган хезмәт шартлары хакында мәгълүмат бирерлек бердәнбер чыганак булып тора. Нәкъ менә әлеге  мәгълүматларга нигезләнеп, хезмәт урыннарының куркынычсызлыгын булдыруга, зыянлы шартлар өчен компенсация исәпләүгә, һөнәри авырулар һәм бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү өчен иминиятләү тарифларын билгеләүгә юнәлдерелгән карарлар кабул ителә.
Утырыш барышында катнашучылар аттестацияләү кебек мөһим эшкә бармак аша гына караучы оешмаларны тәнкыйтьләделәр, хезмәтне саклау барышында кулланылучы хокукый актларның бәхәсле урыннары хакында фикер алыштылар.
Нәтиҗәдә, координация советының барлык әгъзалары да  бертавыштан бер фикергә килделәр - хезмәт урыннарын аттестацияләүнең сыйфатын күтәрергә, ә моны үтәргә тиешле  оешмаларның  исә җаваплылыгын арттырырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International