Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган ял көне булып санала. “Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр” турындагы 2012 нче елның 19 нчы февраленнән ТР № 1448- XII нче Законы нигезендә республикабызда өстәмә эшләми торган ял көннәре билгеләнде. Шул исәптән,
6 ноябрь - ТР Конституциясе көне,
Корбан-бәйрәм.
Ай календаре буенча һәм билгеләнгән традицияләргә нигезләнеп Корбан-бәйрәмгә туры килә торган көн Татарстан Республикасы Президенты Указы тарафыннан билгеләнә. Әлеге закон нигезендә 27.06.2012 дә кабул ителгән № У 510 "2012 нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көнен билгеләү турында" ТР Президенты Указы буенча, 2012 нче елда Корбан-бәйрәмне билгеләп үтү башланган көн 25 октябрьгә туры килә.
2012 нче елда 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне - ял көненә туры килә. РФ Хезмәт Кодексының югарыда күрсәтеп кителгән маддәсе нигезендә эшләми торган бәйрәм көн ял көненә туры килгән очракта ял көне эшсез бәйрәм көненнән соңгы көнгә күчерелә. Димәк, бу елны Татарстанда 25 октябрь, шулай ук 4 нче, 6 нчы ноябрь көннәре эшсез ял көннәре булып саналачак. Ә 5 ноябрь ял көне булачак.