Татарстанда тиңе булмаган белгечләр пәйда булачак

2012 елның 15 октябре, дүшәмбе
Җитештерү өлкәсендә белем алучы Татарстанның иң яхшы осталары "Эретеп ябыштыру буенча халыкара практик" квалификациясенә лаек булдылар.   Квалификация күтәрү курслары Киевта урнашкан Е.О.Патон исемендәге эретеп ябыштыру институның тармакара уку-аттестацион үзәгендә узды. Шулай ук республикабыздан җибәрелгән барлык белгечләр дә  EN 287-1 халыкара стандартына аттестацияләнү хакында сертификатлар да алдылар. Әлеге сертификат иң югары гамәли тәҗрибәләргә ия булу хакында белдерә.
Халыкара практик диплом осталарга Халыкара эретеп ябыштыру буенча укулар оештырырга мөмкинлек бирә. Ә бу исә үз чиратында башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениләрендә белем алучыларның уку сыйфатын сизелерлек яхшыртырга, ә уку йортларының рейтингын күтәрергә ярдәм итәчәк.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International