"Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, актив озын гомер һәм кешенең сәламәт яшәү дәвамлылыгы чорын арттыруга, шулай ук олы яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт дәвамында карау системасын булдыруга юнәлтелгән. Югары Ослан муниципаль районының "Өмет утраучыгы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт бюджет учреждениесендә "Хатирәләр терапиясе" технологиясе кертелгән, аның бурычлары өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга психологик ярдәм күрсәтү, социаль активлыкны саклау һәм озайту, олы буын гражданнарның коммуникатив ихтыяҗларын канәгатьләндерү, тормышны аңлау, яңа мәнфәгатьләр уяту, тормышка позитив караш формалаштыру тора.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән "Тормыш тарихлары китабы" дип исемләнгән чираттагы дәрес үткәрде. Үткәннәргә кайту өлкән яшьтәге кешеләргә уңай хатирәләрне искә төшерергә ярдәм итә.
Әлеге технологияне тормышка ашыру өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәтлегенә, аларның физик һәм психологик халәтенә уңай йогынты ясау гына түгел, ә эмоциональ һәм интеллектуаль уңайлыкка да һәм ялгызлыктан, депрессиядән котылырга да ярдәм итә.