Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге профконсультанты Төги һәм Чыбыклы мәктәпләренең 8-9 сыйныф укучылары белән һөнәр сайлау буенча әңгәмә үткәрде.
Ләйсән Баһаутдинова балаларга һөнәри эшчәнлек өлкәсен дөрес сайлауның мөһимлеге һәм һөнәр сайлауда уңыш формуласы турында сөйләде. Дөньядагы иң актуаль һөнәрләр һәм Зәй хезмәт базарындагы хәл белән таныштырды.
Хезмәт фәне буенча һөнәрләрнең төп төрләре анализланды, чара ахырында, укучыларның һөнәри сыйфатларын һәм шәхси өстенлекләрен ачыклау өчен тест үткәрелде.
Чарада 13 укучы катнашты. Балалар дәрес темасы белән кызыксынды, фикер алышуда актив катнашты, кызыксындырган сорауларын бирде.