Зәйнең өлкән яшьтәге авыл кешеләре медучреждениеләргә илтү буенча чараларны югары бәяли

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Зәй муниципаль районында “Демография” милли проектының "Өлкән буын” проектын тормышка ашыру уңаеннан авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансерлаштыру һәм өстәмә скрининглар узу өчен медицина оешмаларына махсус машинада  йөртү дәвам итә.

Пассажирларны йөртү “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү коплекслы үзәге тарафыннан мөмкинлекләре чикле кешеләрне йөртү өчен җиһазлар белән тәэмин ителгән махсус автомобильдә башкарыла.

Бу төр хезмәт күрсәтүне халык уңай кабул итте. Авыл җирлегендә яшәүчеләр учреждение хезмәткәрләренең игелекле булуларын билгеләп үтә һәм уңайлы хезмәт күрсәтүне оештырган өчен рәхмәтләрен белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International