"Демография" милли проекты уңаеннан Буа районында 650 дән артык кеше диспансерлаштыру үтте

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру уңаеннан Буа муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны фельдшер-акушерлык пунктларына һәм үзәк район хастаханәсенә китерү буенча эш алып барыла.

Чараның максаты - планлы дәвалау-диагностика чараларын гамәлгә ашыру, диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүләрен уздыру. «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәре план-график нигезендә медицина оешмаларына максатчан төркемнәрне китерүне гамәлгә ашырыла.

Сентябрь аеннан бирле барлыгы 659 өлкән яшьтәгеләрне медицина оешмаларына китергәннәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International