Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр социаль йортында, балаларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Яр Чаллы шәһәренен, «Орион» яшьләр үзәге бинасында, яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруга бәйле проблемаларны чишү өчен түгәрәк өстәл уздырылды.
Түгәрәк өстәлнең төп блокларында төрле куркыныч төркеменә кергән яшүсмерләр өчен проектлар презентациясе булды. Ганиев Басыйр яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Ул үзенең яңа «Mentor» проектын тәкъдим итте. «Подросток» МАУ директоры, Пантелеев Сергей Михайлович, «Яшьләр сертификаты» проекты турында сөйләде. «Диалог» директоры Лундовских Ирина «Калейдоскоп» программасы белән таныштырды.
Түгәрәк өстәл барышында, катнашучылар үзара тәҗрибә алмашу, уртак чаралар үткәрү һәм «Mentor» проекты буенча җәмәгать тәрбиячеләрен, остазларын җәлеп итү турында карары турында фикерләрен белдерделәр. Нәтиҗәләр буенча, ведомствоара эшче төркем төзелде.