«Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләр шахмат уйнарга ярата

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең яллары бик үзенчәлекле һәм эчтәлекле. Биредә тәрбияләнүчеләр шахмат уйнарга да ярата.

Уен барышында бала -  горизонталь, вертикаль, диагональ линияләрне, фигура исемнәрен һәм алар ничек йөрергә тиешлеген исенә төшерә. Бала логик нәтиҗәләр ясарга – мөстәкыйль фикерләргә өйрәнә.

 «Әмма, кайчагында балалар ашыгып йөреш ясый. Шахматта нәкъ менә шул кагыйдә балаларны ашыгыч карарлар кабул итмәскә өйрәтә», - ди түгәрәк җитәкчесе Энҗе Хөснетдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International