2019нчы елның сентябреннән Казан шәһәре (Авиатөзелеш районы) халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә яхшы ата-ана булу нигезләрен һәм гармонияле бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен формалаштыру буенча "Без бәхетле гаилә сайлыйбыз" комплекслы социаль программасы гамәлгә ашырыла.
Бу программа кысаларында психолог һәм социаль педагог тренинг элементлары белән "Минем гаиләм: очышлар һәм абынуларр" төркемле шөгылен уздырды. Шөгыльдә социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең ата-аналары катнашты.
Тренинг барышында катнашучыларга "PERSONA" проектлы метафорик карталар белән эш тәкъдим ителде. Шөгыльнең мәгълүмати өлешендә катнашучыларга ата-ана тәрбиясе стильләре һәм аларның балалар тормышы сыйфатына тәэсире турында презентация узды. Ата-аналар кызыксыну белән гамәли биремне дә башкарды:танылган әкиятләрнең өзекләре буенча тәрбияләү стильләрен билгеләделәр. "Иларт" уен технологияләре үсеше академиясенең "Ата-аналар раунды" өстәл уенында катнашу ата-аналарга уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклашырга, гаиләдә мөнәсәбәтләр төзү буенча кызыксындырган сорауларга җаваплар алырга мөмкинлек бирде.
Шөгыль катнашучыларга бала-ата-ана мөнәсәбәтләре рефлексиясенә, ата-аналарның тәрбия процессы һәм балигъ булмаган балалар үсеше турында белемнәрен актуальләштерергә ярдәм итте.